Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

Әфган җиле

  Әсәй авылы китапханәсендә батырлык дәресе  Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарылуларына 31 ел  тулуга багышланды.  Кичәдә  ветеран авылдашларыбыз катнашты. Алар хәрби хезмәт хәтирәләре белән уртаклаштылар. Яшь буынга үзләренең  матур теләкләрен җиткезделәр. Кичәдә катнашучы ветераннарыбызга истәлеккә “Әсәй, Митрәй  мирасы” китабы бүләк ителде.