Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Туган яктан әнкәй сәламе"

13 февралендә Уразай авыл китапханәсе “Әнкәм хатлары” дип аталган акциягә кушылды.Ә без аны китапханәбездә “Туган яктан әнкәй сәламе” дигән исем астында уздырдык. Бу акция, 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәменә каршы оештырылды. Китапханәбезгә исә без, әниләрне чакырдык.Һәрбер әни бу акциядә бик теләп катнашты. Алар хатларында хәрби бурычын үтәргә киткән солдатларыбызга үзләренең иң изге,  иң матур теләкләрен юлладылар. Солдатларыбызны барлык явызлыклардан, бәла- казалардан, әсирлеккә төшүләрдән, яраланулардан, югалулардан, үлемнән саклавын сорап, сугышларның хәерле ахырын бирүен үтенеп”  бер Раббыбыздан сорадылар, дога кылдылар. Соңыннан хатларны өчпочмак формасында китереп бөкләп куйдык.Тышына “Әнкәйдән хат” дип тә имзаларга онытмадык.