Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Балачакның моңлы шагыйрәсе"

  2023 нче елның 3 февралендә Уразай авыл библиотекасында язучы Әминә Бикчәнтәевага 110 ел тулуга карата әдәби сәгать уздырылды.Әдәби сәгатебезнең башында китапханәче Әминә Бикчәнтәеваның кыскача гына тормыш юлы белән таныштырды.Аннан соң укучылар  аның матур, эчтәлекле, тәрбияви мәгънәгә ия булган шигырьләрен кычкырып укыдылар.Һәрбер укылган шигырьдән соң фикер алышынды.Китапханәче үз чиратында язучының “Тәмле сүз” дип аталган хикәясен кычкырып укыды, соңыннан әсәр буенча укучыларга сораулар бирде. Ул төсле кәгазь битләрендә басылган тәмле сүзләрне балаларга күрсәтеп,бу сүзләр кайсы вакытта әйтелә икәнлеген сораштырды.Укучылар сорауларга бик уңышлы гына җавап бирделәр. Әдәби сәгатебезнең максаты шуннан гыйбарәт иде: укучылар бу балалар язучысын һәм дә аның тәрбияви шигырьләрен истә калдыру, көндәлек тормышта матур сүзләрне күбрәк куллануга өндәү, татар телендә булган матур әдәбиятны пропагандалау иде.