Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Бу Җиңү бәйрәме – батырлык, Киләчәк буынга яктылык"

2022 нче елның 7 маенда Уразай авыл биләмәсендә ” Бу Җиңү бәйрәме – батырлык, киләчәк буынга яктылык” дип исемләнгән батырлык сәгате булып узды.Бу чарада  тылда хезмәт иткән ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары чакырылган иде.Бәйрәмебезнең баш өлешендә авыл советы башлыгы, Азнакайдан килгән вәкил бәйрәм белән котлады.Котлаудан соң,  Азнакайның 9 нчы мәктәп  һәм Уразайның башлангыч сыйныф укучылары килгән һәммә кешегә бәйрәм концерты күрсәттеләр.Бәйрәм концерты барышында, яу  кырында үлеп калган авылдашларыбыз өчен  бер минут тынлык  та игълан ителде.Аларның рухына багышлап бабайларыбыз дога кылдылар, һәйкәлгә чәчәк салдылар. Чарабызның ахырында тынычлык, дуслык турында җыр яңгырады.Без- яшь буын, безнең якты киләчәк өчен көрәшкән сугыш  һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын һәрвакыт хөрмәт итәргә, аларга  булган  бар игътибарыбызны, ихтирамыбызны белгертеп яшәргә тиешбез.