Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

" Һава.Очкыч.Күк фәрештәсе..."

2022 нче елның 17 февралендә Уразай башлангыч мәктәбендә “Һава.Очкыч.Күк фәрештәсе...”дип аталган очрашу-кичә уздырылды.Кичәбез озак еллар стюардесса булып эшләүче, сирәк һөнәр ияләренең берсе Альбина Хәбибуллинага багышланды.Кичәбезгә үзебезнең авылдашларыбыз да чакырылды.Очрашуны авыл китапханәчесе башлап җибәрде.Аннан соң сүз, Альбинаның беренче укытучысы Самарканова Фәйрүзә апага бирелде. Ул үз чиратында үзенең истәлекләре белән бүлеште.Укытучыдан соң сүз Альбинага бирелде, ул үз чиратында безнең сорауларга җавап бирде, экраннан үзенең фотоларын да күрсәтте.Барлык авылдашларны үзенең алып килгән сувенирлары белән дә таныштырды.Очрашуыбыз бик җылы үтте, хәтта таралашасы да килмәде.