Уразаевская сельская библиотека - филиал № 25

"Интернет һәм балалар"

 

2022 нче елның 8 февралендә Уразай авыл башлангыч мәктәбендә “Интернет һәм балалар” дип исемләнгән куркынычсызлык сәгате уздырылды. Бу сәгатебез 2нче, 3 һәм 4 нче класслар өчен әзерләнгән иде. Китапханәче укучыларны бүгенге мероприятиянең нәрсәгә багышланганын әйтеп узды. Башта китапханәче “компьютер, ноутбук” кебек төшенчәләргә аңлатма биреп узды. Бу сөйләшүдән без төп темабызга – куркынычсыз яки хәвеф- хәтәрсез интернет турында сөйләшүгә күчтек.Укучыларга “Нәрсә ул интернет?”, “Безгә ул ни өчен кирәк?” кебек сораулар бирелде. Интернет турында авыл китапханәчесе бик тәфсилләп аңлатты. Кирәк түгел, шикле сайтларга кермәксә, теләсә кем белән аралашмаска,үз гаиләләре турындагы мәгьлүматны, фотоларны инстаграм битләренә куймаска киңәш итте. Шулай ук китапханәче, мәгълүматны күбрәк интернеттан түгел, ә китаплардан алырга киңәш итте.Компьютер китапны алмаштыра алмый икәнлегенә кат-кат басым ясады. Аннан соң укучылар, китапханәче алып кергән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Соңыннан укучыларга “Куркынычсыз интернет” хакында файдалы буклетлар таратылды.