Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24

Татшуган авылы китапханәсенең тарихы һәм эшчәнлеге.

Татшуган авыл китапханәсе 1955 елның 1 августында ачылган. Ул клубның гримм булмәсендә оештырыла, аның барлык мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән. Китапханәдә барлыгы 620 китап була. Аның җиһазлары: ике өстәл, 5 урындык, ике китап шкафы, ике керосин лампасыннан торган.

Ул вакытта китапханәдә бары тик алфавитлы каталог алып барыла. Анда төрле китап укучылар конференцияләре, партия укулары уздырылган. Китапханәдә 1955 - 1960 елларда Шайхлисламова Лена эшләгән. 1960 елдан махсус урта белемле Ахмадиева Ләмига апа эшли башлый. Ул эшләгән елларда китапханә иң яхшы эшләүче китапханәләрдән санала. Ул 1985 елда лаеклы ялга чыга. 1985 - 1989 елларда Ибраһимова Роза, Хәйдарова Резедалар эшли. 1989 елдан Ибраһимова Фәнүзә эшли башлый. 2014 нче елның 17 октябреннән китапханәче булып Мухаметшина Фәридә Әсгать кызы эшли башлый.

Китапханә мәдәният йортының икенче катына урнашкан, мәйданы 125,6 квадрат метр. Анда барлыгы 18 китап шкафы, 10 урындык, 12 өстәл бар.

Китапханәдә систематик һәм алфавитлы каталоглар алып барыла. Китапханә фондында 6004 данә китап. Аларнын: 3569- татар телендә, 2435- рус телендә. Китапханә 24 төрдә газета һәм журналлар ала.

Шулай ук китапханәдә 2 компьютер урнаштырылган, интернетка тоташтырылган. Укучыларга материалларны интернеттан алырга мөмкинлекләр тудырылган. Кирәкле материалларны кәгазьгә чыгарып алу мөмкинлеге дә бар.

1991 елда әби-бабайларыбызның чормаларында аунап яткан борынгы ядкарьләрен, авылыбызның үткәнен күз алдына китерергә мөмкинлек биргән кадерле истәлекләрен барлау теләге туды. Шушы максаттан чыгып, халык арасыннан борынгы әйберләр җыю башланды. Аз гына вакыт эчендә шактый әйберләр җыйналды. Монда әби-бабаларыбызның кул хезмәтен искәртеп торучы туку станогы җиһазлары, чабагач, кирпеч (тирес) калыбы, ашлык җыйдыргыч һәм башакалар; хатын-кызларыбызның һөнәри осталыкларын күрсәтеп торучы чиккән сөлгеләр, бәйләгән челтәр, суккан палас, кашагалар; гади авыл кешесенең мили киемнәре; көнкүреш кирәк -яраклары, борынгы кулъязмалар, дини китаплар һәм башкалар бар. Музейның исемен “Әби- бабаларыбызның үткәне” дип атадык. Анда әби-бабайлардан җыелган 120 төрдәге экспонат урнаштырылган. Дини китаплар, татар халкының бизәнү әйберләре, калфак музейның иң изге экспонатлары.      

2006 елда китапханәдәге музей аерым бүлмәгә урнаштырылды. Анда авылдан  чыккан күренекле кешеләргә багышланган стендлар, күргәзмәләр оештырылды. Мәсәлән: Ахмадишин Сабир абыйга “Җир кешесе”, авылыбыздан чыккан күренекле кешеләргә “Без сезнең белән горурланабыз” - стендгазетасы бар. Музей авылыбызның уңган киленнәре чиккән чигүләр  белән бизәлгән. Музей авылыбызның үткәнен хәзергесе белән тоташтыручы бер күпер. Чөнки бүгенге көндә дә музей тулылана бара. Бүген укучылар ясаган сувенирлар, әниләре белән бергәләп башкарган кул эшләре, иҗат җимешләре, үткәрелгән һәрбер чара турындагы төрле формадагы информация - киләчәк өчен тарих ул. “Тарихын белмәгәннең киләчәге юк” диләр. Татшуган авылының тарихы да, киләчәге дә бар.