Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24

"Таныш булыйк: Фәнни-технологик үсеш елы"

«Алдагы бурычларны хәл итүдә фән һәм инновацияләрнең әһәмиятен аңлап, Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, Татарстанда киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», - дип белдерде Татарстан Рәисе. Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни-технологик үсеш программасын гамәлгә ашыруда төп рольне Татарстанның Фәннәр академиясе башкарганын билгеләп узды. «Хөкүмәттә академиянең бу өлкәдә вәкаләтләрен ныгыту, академиянең ресурслар белән тәэмин ителешен көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш», - диде республика җитәкчесе. Шул уңайдан авыл китапханәсендә "Таныш булыйк: Фәнни-технологик үсеш елы" информацион стенды һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Анда илебез җитәкчеләренең Указлары, тәкъдимнәре, бурычлары урын алган. Тәкъдим ителгән китаплардан укучылар фәннең техник прогрессы тарихы һәм үсеше турында күп кызыклы нәрсәләр беләчәк. Китапханә фондыннан белешмәләр, энциклопедияләр һәм башка материаллар тәкъдим итәбез. Аларда физика, медицина, химия, тарих һәм географиядә ачышлар һәм уйлап табулар турында мәгълүмат бар. Ачышларның төрле өлкәләрендә Нобель премиясе ияселәре турында укучылар беләчәк.