Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24

«По страницам Конституции»

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә кабул ителә. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан китапханәдә мәгълүмат сәгате узды һәм шул исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе «Татарстан символлары», Ттөп закон», «Суверен Татарстан» һәм «ТР сәяси нигезе» дип исемләнгән дүрт рубрикадан тора. Күргәзмәдә ТР Конституциясе, Татарстан тарихы турында әдәбият, республика гимны, Татарстанның гербы һәм флагы, шулай ук республика Дәүләт Советы, Татарстан парламенты һәм аның лидерлары турында гы китаплар тәкъдим ителә.