Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Язучы, энциклопедик галим”(К.Насыйри -195)

  Сарлы авылы китапханәсендә “Язучы,энциклопедик галим” дигән Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулуга карата әдәби сәгать үткәрелде. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды, язучының тормышы, иҗаты  белән укучылар таныштылар. Ике командага бүленеп ”Әбугалисинә” кыйссасы  буенча викторина сорауларына , табышмак(математик) ,мәкальләр буенча  ярышып,кызлар командасы җиңеп чыкты.