Буралинская сельская библиотека - филиал № 10

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛАГА 60 яшь!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛАГА 60 яшь!
Милли бәйрәмебез Сабантуй символы булган сөлгене саклау өчен, гасырлардан - гасырларга күчеп килүче бай мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру өчен, Р.Зәйдулланың "Сабантуй сөлгесе" исемле милли рухлы китабын балаларыбыз белән бергәләп укырга тәкъдим ителә. Зәйдулла, Р.Сабантуй сөлгесе= Подарок победителю Сабантую : балалар өчен хикәя / Ркаил Зәйдулла ; рәс. Б. Гыйльванов .— Казан : Татар. кит. нәшр. , 2011 .— 37 б.: рәс. Төсле, матур рәсемнәр белән бизәлгән әлеге китап мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. анда татар халкының милли бәйрәме - сабан туендагы төрле уеннар һәм ярышлар мавыктыргыч итеп тасвирлана, укучы хикәядәге геройлар белән бергә маҗаралы хәлләргә очрый, җиңү тантанасын татый, җиңелү ачысын кичерә, "Сабантуй" дигән зур бәйрәмнең тылсымын күнеленә сеңдерә.