Буралинская сельская библиотека - филиал № 10

1март - Бөтендөнья песиләр көне .

Буралы авыл китапханәсе койрыклы дусларыбыз хакында китаплар, кызыклы фактларны укырга тәкъдим итә:
Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр.
Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша.
Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый.
Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми.
Песи балаларының сөт тешләре була.
Песи тирли белми.
Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым тизлектә йөгерә ала.
Җир тертәү куркынычы вакытында песи бинадан чыгып китәргә ашыга.
Әлеге җәнлек 30 млн. ел элек тә җир шарында яшәгән.
Өй песие 57 градуста да исән кала ала.
Мәче колагын 180 градуска бора ала.
Мәченең 12 пар мыегы бар.
Яшь белән песинең күз төсе үзгәрергә мөмкин.
Алгы тәпиләрендә аларның биш бармак, ә арткыларда 4 бармак урнашкан.
95% кеше песиләре белән сөйләшә.
Песи күзләре караңгыда да күрә.
Якынча алар 6 ел яшиләр, иң олы мәче 39 яшен тутырган.
Грампи («Усал песи») һәрвакыт турсайган кебек. Бу табигый аномалия, әмма нәкъ шул “усаллыгы” аркасында ул дөнья буйлап популярлык яулый: аның Facebook битенә миллион кеше язылган, ике китап бастырылган һәм ул хуҗасына 100 миллионнан артык акча эшләргә ярдәм иткән.