"Сөткә төшкән тычкан"
Тагын бер кызыклы якшәмбе #ТУКАЙфест атналыгы кысаларында узды. Нигә кызыклы диярсез? Чөнки балалар Г.Тукайның " Сөткә төшкән тычкан" шигыре һәм башка мавыктыргыч әсәрләре белән таныштылар.
Шулай ук шагыйрьнең әкият исемнәрен иллюстрация буенча табып, ребуслар чишеп, пазл да җыйдылар.
Иҗади өлештә, традицион булмаган ысул – ярма белән тычкан рәсеме ясадылар.