Центральная детская библиотека

"Тукайның әкият дөньясы"

Бүген "Яшь тамашачы театры" нда бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең" нәфис сүз осталары конкурсында һәм «Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы» муниципаль рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Безнең китапханә "Тукайның әкият дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән килгән кунакларны каршы алды. Ә рәсемнәр күргәзмәсе үзенең төрлелеге, матур бизәлеше белән җәлеп итте.