Центральная детская библиотека

"Казлар-аккошлар"

“Теремкәй” клубына йөрүче нәниләребез бүген рус халык әкияте “Казлар-аккошлар” белән таныштылар. Уен белән мавыгып, энекәшен кайгыртырга оныткан кызга ярдәмгә кечкенәләр бик теләп алынды. Мич, алмагач, елганың биремнәрен тиз генә чишеп, казлар-аккошлар урлап алып киткән малайны явыз Убырлы карчык тозагыннан коткардылар.

Әкияттә һәрнәрсә чынга аша, иҗади өлештә ясалган тәмле алмалар һәм пластилиннан әвәләнгән кабартмалар белән сихерчене сыйлагач, ул да йомшарды, башка начарлыклар эшләмәскә сүз бирде.