Центральная детская библиотека

"Без бердәм! Без бүленмәс!"

Татарстан Россиянең иң күпмилләтле халыклар яшәгән дәүләтләренең берсе булып тора. Республикабызда 173тән артык милләт вәкилләре яши, шул исәптән 8 милләт халкының саны 10 меңнән артып китә. Алар: татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, украиннар һәм башкортлар.

Ә татар халкының бер этник төркеме - керәшеннәрне уникаль халык дип атыйлар, чөнки алар үз традицияләре буенча яшәүләрен һәм мәдәниятен үстерүләрен хәзерге вакытта да дәвам итә.

Шундый мәдәни чараларның берсе булган – Олы көн бәйрәмен безнең китапханәчеләргә дә күрү бәхете елмайды. Алар 47нче номерлы балалар бакчасында керәшеннәрнең "Йомырка бәйрәме"ндә катнаштылар. Биредә кунаклар һәм тәрбияләнүчеләр өчен "Без бердәм! Без бүленмәс!" дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Анда Идел буе халыклары китаплары, шулай ук керәшен телендә китаплар һәм милли киемнәр кигән курчаклар тәкъдим ителде. Ә үзләренең иҗади сәләтләрен балалар йомырка бизәү буенча мастер-класста күрсәтә алдылар.

Чара балаларга керәшен халкы, мәдәнияте, тарихы турында белемнәрен яңартырга, гореф-гадәтләребезне саклап калырга, милли үзаң тәрбияләргә этәргеч булды.