Центральная детская библиотека

"Йолдызларга сәяхәт"

Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне, ә бөтен дөньяда Халыкара космоска очу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә, 1961нче елның шул көнендә беренче тапкыр «Восток-1» космик корабын җир орбитасына чыгаралар, ә аның бортында Юрий Алексеевич Гагарин була.

Бүгенге «Йолдызларга сәяхәт»дип аталган китапханә дәресендә 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче “А” сыйныфы укучылары 20нче гасыр тарихындагы иң олы вакыйгаларның берсе - беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы белән таныштылар. Балалар Космосның серле дөньясы турында яңа мәгълүматлар алдылар, космоска очу хыялын тормышка ашырган кешеләр белән таныштылар, космонавтның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләделәр, планеталарның исемен искә төшерделәр һәм аның ясалма иярченнәре турында да белделәр.