Центральная детская библиотека

"Кояшта кунакта"

«Теремкәй» клубына йөрүче нәниләр бүген словак халкының “Кояшта кунакта” исемле әкияте белән таныштылар. Геройлар белән бергә балалар "Кояшны" эзләргә сәяхәткә чыктылар. Юлда очраган каршылыкларны җиңеп, табышмакларны чишеп, кинәт кенә ява башлаган яңгырдан кулчатыр астына качып, кер кыстыргычларыннан кояшка нурлар тезеп, бармакларга энәле туплар белән гимнастика ясап, Кояшны тоткынлыктан чыгардылар.

Ә иҗади өлештә Кояш рәсеме ясап, үз эшләре белән куандылар.