Центральная библиотека им. Г. Тукая

Язгы бакча

   «Мәрхәмәт» проекты кысаларында «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Язгы бакча» дип исемләнгән телдән журнал узды. Бакча күрке – чәчәкләргә багышланган журнал битләре «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Фәнүзә Сабированың гөл, бакча, табигать турындагы шигырьләре белән башланып китте. Табышмак, әдәби викторина сораулары журналыбызның алдагы битендә урнашып, сорауларга җаваплар алынып, күп кенә ял итүчеләребез истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Бакчачыларга киңәшләр бирелеп, Кәүсәр Камалиев башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган телдән журналыбызны Лилия Ахиятдинова һәм Васил Камалов чыгышлары тагын да тулыландырды.