Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тылсым иле - китапханә

Китап алсаң кулыңа 
Нур сибелер юлыңа. 
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең уку һәм ял паркында 27нче май - китапханәләр көненә багышланган “Тылсымлы китап иле” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Чарада китапханәләрнең кеше тормышындагы ролен, асылын чагылдырган шигырьләр яңгырады, әлеге темага кагылышлы табышмакларга җаваплар табылды, төрле кызыклы уеннар уйналды һәм очрашу, әлбәттә инде, җыр-моң, биюләр белән аралашып барды. «Китапханә - серле дөнья»дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә күпләрдә кызыксыну уяттты. 
Кичәбез «Китапханәләргә ешрак йөрегез һәм сез үзегез өчен яңа сихри дөнья ачарсыз!»дигән изге теләкләр белән тәмамланды.