Центральная библиотека им. Г. Тукая

Карта белән шәһәр буйлап...

      «Шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында оештырылган «Карта белән шәһәр буйлап...» квест-уенында катнашучылар, чираттагы биремне үтәү өчен,  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә кереп, алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Сораулар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышына кагылышлы иде. Чарада катнашучылар тиешле бәя алып, юлларын дәвам иттеләр.