Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гаилә һәм китап

      Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә 15 майда, Халыкара гаилә көнендә, рус һәм татар телләрендә «Гаилә һәм китап»/«Семья и книга» дип аталган фотоконкурска йомгак ясалды. Конкурста барлыгы 62 китап сөюче үзләренең гаиләләре белән төшкән фотоларын җибәрде. Гаилә белән китап уку гадәтен формалаштыру максатыннан оештырылган бәйгедә катнашырга теләк белдергән һәр кешегә дә сертификат һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. «Иң үзенчәлекле фото», «Иң сыйфатлы фото», «Иң тату гаилә», «Иң зәвыклы фото» кебек номинацияләр дә бирелде. Гран-прига – Ященко Ирина, I дәрәҗә дипломына – Вәлиева Наилә, II дәрәҗә дипломына – Сиянко Тимур, III дәрәҗә дипломына Савельев Максим лаек булдылар.