Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин татарча укыйм!

    Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, 2018 елда дөнья күргән китапларны әдәбият сөюче укучыларыбызга тәкъдим итү һәм, гомумән, татар әдәбиятын популярлаштыру макстатыннан, «Мин татарча укыйм!» дип аталган конкурс уздырылды. Әлеге бәйгедә катнашучылар прозаик, шигъри һәм публицистик әсәрләрдән өзекләр укуда ярыштылар. Нәтиҗәдә, I урынга − 93 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәхмәтуллина Гөлчәчәк Хөсәен кызы, II урынга − 39 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ризаева Эльвира Мөхәммәтша кызы, III урынга 37 нче балалар китапханәсе мөдире Галиева Резидә Рәис кызы лаек булды.