Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Алар илгә Җиңү алып кайтты» / «Они вернулись с Победой»

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Бөек Җиңү көне уңаеннан рус һәм татар телләрендә «Алар илгә Җиңү алып кайтты» / «Они вернулись с Победой» дип аталган китап һәм электрон күргәзмәләр эшләнде. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 74 ел тула. Җиңү бәйрәме илебездә тагын шаулап узар. Ләкин халкыбыз йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Күргәзмәдә урын алган китаплар һәм электрон презентацияләр − безнең илгә Җиңү китергән тыл һәм фронт батырлары турында; Җиңүгә багышланган шигырьләр, әдәби әсәрләр беркемне дә битараф калдырмас.