Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Халык хәтере - мәңгелек ”

  Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 74 еллыгын  бәйрәм итә. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл   каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яши.Чит җирләрдә башын салган утыз биш миллион батыр сугышчы, туган илләренә исән-имин әйләнеп кайткан  ветераннар беркайчан да онытылмас.

   Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында“Яшьлегем чишмәләре”клубына йөрүче олы буын вәкилләре белән “Халык хәтере - мәңгелек ” дип аталган  әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Кичәдә  илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларга багышлап язылган шигырьләр укылды, җырлар җырланды, викторина сорауларына җаваплар бирелде.Шулай ук “Җиңү кайтавазы – мәңгелек”дип исемләнгән күргәзмәне дә зур кызыксыну белән карадылар.