Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәкләрдә ярасы...

      «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче сугыш һәм тыл ветераннары, өлкәннәребез өчен «Йөрәкләрдә ярасы...» дип исемләнгән хәтер кичәсе узды. 1941-1945 еллар истәлеге – тормышның үзе кебек мәңгелек. Бөек Җиңүгә 74 ел узды, тагын бик күп еллар үтәр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. 
       «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары Гөлчирә Ибәтуллина, Нурулла Гаптуллин шигырьләре, аларның сугыш еллары хатирәләре, шәһәребезнең аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов, Суфиян Минһаҗевларның кызыклы истәлекләре, Нургали Дәүләтшин башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган очрашу күңелләрне якты, матур хисләр белән урады. Хәтер кичәсе үткәннәрне иске алып, йөрәкләрне җылы дулкыннарда тибрәтеп узды.