"Күңелең изгелектә булсын" Күрмәүчеләр китапханәсе.
Җир йөзендәге барча мөселман өммәте көтеп ала торган изге Рамазан ае якынлашу уңаеннан, 30 апрель көнне күрмәүчеләр китапханәсендә шәһәребезнең Үзәк мәчете имам- хатибы Салих хәзрәт белән очрашу булып узды. Бу изге ай һәм ураза тоту турында мәгълуматларны тыңлаганнан соң, инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.