Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукайны укыйбыз

 

     Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя  биреп  бетермәслек  рухи  байлык  калдырган. Аның  иҗаты илебездәге  төрле  халыклар  арасында  искиткеч популяр. Менә ничә еллар  инде Тукай иҗаты берәүне дә битараф калдырмый.Олысы да, кечесе дә   шагыйрьнең шигырьләрен яратып укыйлар, яттан сөйлиләр.

  26 апрельдә  Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында безнең шәһәрдәшләребез дә әдипнең әсәрләрен сөйләү буенча “Тукайны укыйбыз” әдәби марафонында  катнаштылар һәм кызыксындыру бүләкләре алдылар.