Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукай эзләре буйлап/По следам Тукая

 

     Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

    Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар  рухлы, тирән  моңлы  һәм  тылсымлы  бер  шигъри   дөнья   ул.

   Шәһәребезнең уку һәм ял паркында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 133еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме үткәрелде. Кичәдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре  "Тукай эзләре буйлап"/"По следам Тукая" дип аталган  викторина  сораулары   әзерләделәр.Сорауларга яшьләр дә, олы буын вәкилләре дә теләп җавап бирделәр  үзләренең Г.Тукайны ни дәрәҗәдә белүләрен ачыкладылар, исләренә төшерделәр.Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә кызысындыру бүләкләре тапшырылды.