Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукай безнең күңелләрдә

  Шәһәребезнең уку һәм ял паркында татар халкының бөек шагыйре  Г.Тукайның  133еллыгына багышланган Шигырь бәйрәме зурлап үткәрелде. Кичәдә  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре әдипнең китапларыннан, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген  яктыртып  язылган чыганаклардан торган “Тукай – безнең күңелләрдә” дигән  баш астында күргәзмә  әзерләделәр.Шәһәрдәшләребез күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.