Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел тулы хис

      «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Башкортстанның Илеш районында яшәп иҗат итүче, күп кенә китаплар авторы, журналист, «Кызыл таң» республика газетасында үз хәбәрчесе Венера Мәҗитова белән «Күңел тулы хис» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу узды. Язучы иҗатында күтәрелгән тема-проблемалар актуаль һәм заманча аваздаш: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр, эчкечелек, рухи һәм матди дөнья бәрелеше, мәхәббәт. Әле Венера ханым хикәяләр, шигырьләр язу белән генә тукталып калмый, ул көндәлек тормышта бик тә кирәкле аш-су серләрен, пешерү юлларын күрсәткән «Өй ашлары» һәм дару үләннәре, бакча эшләре, ябыгу, дөрес туклану һ.б. бик күп файдалы киңәшләре тупланган «Хуҗабикә» китаплары авторы. Әңгәмә барышында Венера ханым журналист буларак бик кызык һәм тулы җаваплары белән укучыны үзенә җәлеп итте. Илшат Хәбибуллин, Эльвина Хәйретдинова, Кәүсәр Камалиев, Нургали Дәүләтшин җырлары белән үрелеп, нәфис сүз остасы Гөлназ Шалафаева укуындагы хикәядән өзекләр белән баетылып узган очрашу бик җылы дулкында узды.