Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукай - безнең күңелләрдә

     26нчы апрельдә бөек шагыйребез Г.Тукайга 133 ел тула. Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, әсәрләрендәге геройлары – безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. 
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» клубы әгъзалары олуг әдипне искә алдылар. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, “Бәйрәм бүген”,“Туган авыл” кебек халкыбыз яратып башкара торган җырларын җырладылар, аның турында белгәннәрен искә төшереп викторина сорауларына җавап бирделәр.Очрашуда “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Рәмзия апа Вәлиева катнашып, үзенең иҗат җимешләре - шигырьләрен укыды. Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.