Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шагыйрьләр солтаны

     Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Мәрхәмәт» проекты кысаларында «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәрне «Шагыйрьләр солтаны» дип исемләнгән шигъри кунакханәгә җыйды. Бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатын үз колачына алган бәйрәм шигырьләр уку белән башланып китте. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Анастасия Усачева, Әлфия Сибгатуллина, Әлфия Хәлиуллина тарафыннан шагыйрьгә багышлап язылган иҗат җимешләре укылып, әдәби викторина сорауларына җаваплар табып, шигъри табышмакларны чишә-чишә очрашу сизелмичә дә узды. Ял итүчеләргә күңелле, гүзәл минутлар бик озакка җитәрлек җан рәхәтлеге китерде дигән өметтә шигъри кунакханәбез тәмамланды.