Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” - күрмәүчеләр китапханәсендә шигъри кичә

Бүген, 23 апрель көнне, күрмәүчеләр китапханәсендә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигъри кичә булып үтте. Килгән һәркем үзе яраткан Тукай шигырьләрен укыды, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.

Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле- туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, иген үсә сыман.Буген шушы илаһи телдә без сөйләштек тә, җырладык та. Әйе, еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.

Бүгенге кичәбезне “Туган тел “ җырын кычкырып җырлау белән тәмамладык.