Китапханә төне-2019
Кичә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Китапханә төне-2019” акциясе узды. Мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырылган чарада зурлар да, кече яшьтәгеләр дә бик теләп катнашты. Китапханәчеләр тарафыннан оештырылган төрле уеннар, конкурслар, мастер-класслар, театраль тамашалар һәркемнең күңеленә хуш килде. Теләге булганнар махсус әзерләнгән театр фотозонасында истәлеккә фотога төштеләр.