Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шәһәрне бергәләп чистартыйк!

   Шәһәр күләмендә узучы “ЭкоЯз” санитар-экология конкурсы кысаларында 16 апрель көнне “Берегиня”, “Молодые душой”, “Яшьлегем чишмәләре”аралашу клубына йөрүче олы буын вәкилләре Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркын җыештырырга җыелдылар.Көн болытлы булуга карамастан, өмәдә катнашучылар шат күңелле иделәр.Акциядә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара.