Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гөләндәм Галиеваның "Күңел тәлгәшләре" китабын тәкъдим итү кичәсе

    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче Гөләндәм Галиеваның "Күңел тәлгәшләре" китабын тәкъдим итү кичәсе булды.Мәхәббәт, туган авыл, табигать, ил һәм кешеләр язмышы, тарихи истәлекләр һ.б бик күп темаларны үз эченә алган тормышчан дөреслек, кырыс һәм төгәл сурәтләнелеп укучы игътибарына җиткерелде.Курай моңнарына үрелеп башланып киткән әдәби-музыкаль очрашуда М.Мөхәммәтшин, Э.Хәертдинова, "Рух" ансамбле башкаруында җырлар белән баетылып, курайда башкарылган  "Уракчы кыз" көе белән тәмамланды.Ә әдәби очрашуда укылган шигырьләр, тормыш истәлекләре, кызыклы  балачак вакыйгалары  тамашачы күңелендә матур хисләр уятты.