Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарстан язучылары белән очрашулар

 

         Күптән түгел генә Чаллы шәһәреннән Факил Сафин җитәкчелегендә яшь язучылар - “Мәйдан” журналының баш редакторы Фидаил Мәҗитов, Фирүзә Шәйхетдинова, Фәнсилә Шәйдүләтова Түбән Кама халкы белән очрашып җылы тәэсир калдырып киткәннәр иде. Күрәсең очрашу безгә генә ошап калмаган, ә Чаллы язучыларында да яңадан Түбән Камага килергә теләк тудырган.
         Тәбигатьтә әбиләр чуагы хөкем сөргән бер матур көнне зур төркем булып Чаллыдан шагыйрьләр, прозаиклар Тукай уку һәм ял итү паркына килделәр. Максатлары, Татарстанда гына түгел Русиядә дә әлегә бердән-бер уку паркын һәм капиталь ремонттан соң яңа форматта, ачык пространствоны китапка, яңа технологияләр кулланырга урын биргән һәм кешеләргә үз белемен арттырырга, ял итәргә, иҗат белән шөгельләнергә бар мөмкинчелекләр тудырган Тукай исемендәге китапханәне күрү нияте.

         Ис китәр, сокланыр, таң калыр өчен яңалык кирәк шул! Татарстанда “Парклар һәм скверлар елы”, Россиядә “Әдәбият елы” игълан ителүне безнең шәһәр җитәкчеләре бик вакытлы һәм оператив куллана алып, Республика ярдәмендә үз проектларын уңышлы тормышка ашыра алдылар. Проект авторларының берсе Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов шәһәребез кунаклары алдында чыгыш ясап, барысын да бәйнә-бәйнә бу турыда сөйләде.

         Сүз осталары-язучылар соклану сүзләрен кызганмыйча шигырьләр, җырлар белән уку паркын яңгыраттылар! Төрле-төрле әдәби конкурсларда премияләр яулаган Чаллы әдипләренә Бөек Аллах язу талантын һәм сәхнәдән чыгыш ясау сәләтен мулдан биргән. Шәһәребез укытучылары, педагогия көллиятенең 1-нче курс студентлары, паркта ял итүче шәһәрдәшләребез бу җылы очрашуны үзләре өчен көзнең якты бүләге итеп кабул иткәннәрдер дип уйлыйбыз.

Камбиева Р.Г. – Г. Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлек мөдире.