Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырлы, моңлы гомер юлыннан

  Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре”клубы әгъзасы, гармунчы, җырчы Кәүсәр абый Камалиевка багышлап “Җырлы, моңлы гомер юлыннан” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.Кичәдә гармунчының дуслары, якыннары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары, Аксакаллар шурасы вәкилләре катнашты.Җыр-моң белән үрелеп барган бу очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.