Центральная библиотека им. Г. Тукая

Елмай

   "Мәрхәмәт" проекты кысаларында, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә  "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә Инсаф Кашапов иҗатына багышланган "Елмай" көлке -шоу уздырды. 

   Кеше бер секунд кына көлеп алса да, 1 кило ит ашаганга тиң энергия ала.
   Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә.Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Гомумән, көлеп яшәргә кирәк.Әлеге максатны  күз уңында тотып уздырылган  очрашу елмаеп, шаярып, көлү белән узды.Инсаф Кашаповның юморын тыңлагач, күз алдына бүгенгебез, әйләнә-тирә көнкүрешебез, замана турында уйланулар һәм җиткән, җитешмәгән  якларны күрсәтүче кыю рәссам килеп баса.Халыкчан, гади тел белән язылган юморны һәркем көлеп кабул итте.Кәүсәр Камалиев башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган кичә тамашачыда искиткеч матур эз калдырды.