Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шифалы тамчылар җылысы

    ”Әдәбият корабы” проекты кысаларында Н.Тукмачев, Ф.Сабирова, А.Усачева һәм Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Зур Аты авылына “Шифалы тамчылар  җылысы” әдәби-музыкаль кичәгә юл тотты.Керәшен халкының гореф-гадәтләрен искә төшереп, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган очрашу авыл халкы күңелендә җылы, матур хисләр уятты.Кичә  барышында  тамашачы шигърияткә ияреп балачакны искә төшерде, яшьлек елларына кайтты, киләчәккә күз салып, бүгенге тормышыбызга карап рәхәтләнеп ял итте.”Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары белән күзгә-күз  карап аралашты.