Нәүрүз мөбарак булсын!
Нәүрүз – күп кенә халыкларның иске календаре буенча Яңа ел бәйрәме.21 март яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.Бу уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Нәүрүз мөбарак булсын!”дип аталган күргәзмә- инсталяция эшләнде. Күргәзмәдә Нәүрүз бәйрәменең тарихын чагылдырган чыганаклар, китаплар урын алды.Халкыбызның борынгыдан килгән әлеге бәйрәме турында тулырак белергә теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.