Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән

  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре“ клубы әгъзалары белән ”Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.Очрашуга туган якның гүзәллеген, сихри көчен, язмыш сынауларын, горурлану, соклану хисен шигъри юлларына салган шагыйрәләребез – “Кама  таңнары”әдәби берләшмәсе әгъзалары Гөлчирә Ибәтуллина, Роза Шәехова, Мирзанур Шәймурзин, Фәнүзә Сабировалар килде.Шагыйрәләр яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре белән уртаклаштылар.Җыр-моң, бию, нәфис сүз белән үрелеп барган кичәбез һәркемнең күңеленә хуш килде.