Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигъри җанлы асыл якташлар

   "Әдәбият корабы” проекты кысаларында “Шигъри җанлы асыл якташлар” әдәби-музыкаль кичәсе белән Кызыл Чапчак авылына юл тоттык.Туган як табигатенең матурлыгы, газиз әниләребезнең әйткән асыл сүзләрен, яшьлек, балачак, мәхәббәтнең сагышлысын, бәхетлесен үз кочагына алган шигърият бәйрәмендә авыл халкы рәхәтләнеп ял итте Р.Нәбиуллина, Ф.Сабирова, Н.Тукмачев, А.Сафина шигырьләре җанны дәваласа, А.Шәйхетдинов, Г.Ахунова башкаруындагы җырлар күңелләрне моң дәрьясында гиздерде. Рухи азык алып, илһамланып, язучыларыбыз тагын да рухланып иҗат итү дәрте белән кайтыр юлга кузгалдык. 
Очрашу һәркемнең күңелендә бары тик җылы хисләр уятты.