Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел кыллары

:   Шагыйрь...Кем  ул? Нәрсә ул шигырь?

Шигърият яшәешнең серле бер көзгесеме? Тамашачы аннан башка яши аламы?

   Бүген “Мәрәхәмәт” проекты кысаларында узган “Күңел кыллары” шигърият бәйрәмендә әдәбият сөючеләребез  әлеге сорауларга җавап алдылар.”Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәребез шигърият аланында хозурланып, җыр дулкыннарында моңланып җаннарына шифа алдылар.”Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары, Түбән Кама Аксакаллар шурасы әгъзалары белән якыннан танышып аралашулар   ешрак булсын иде дигән изге теләктә, бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән кичәбез тәмамланды.