Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хисләр дәрьясы

Халыклар дуслыгы йортында Рәфыйк Әхмәдиев иҗатына һәм юбилеена багышланган «Хисләр дәрьясы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Язучы иҗатының киңлегенә, күңел диңгезенең тирәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Милли гореф-гадәтләребезнең юкка чыгуына сызланып, яшьлекне сагынып, туган тел өчен уфтанып, җиребезне кадерсезләгәнгә борчылып иҗат итә. Яшәү серен, бәхет төшенчәсен шигърирятендә ачарга омтыла. Җырчы-композитор Илшат Хәбибуллин Рәфыйк Гомәровичнең күп кенә шигырьләренә көй язган. Ул җырлар үзе һәм Айгөл Газетдинова башкаруында тамашачыга җиткерелде. Каләмдәш дуслары, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары котлавы, 25 нче мәктәп укытучысы Гөлчәчәк Талиповна язучының иҗатына карата фәнни эшен бүләк итүе кичәне тагын да тулыландырды.