Центральная библиотека им. Г. Тукая

Изгелек җирдә ятмый

  Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре”клубына йөрүче олы буын вәкилләре белән  “Изгелек җирдә ятмый” дип аталган әдәби – музыкаль кичә булды.Кичә барышында шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек - изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, юмартлык, сабырлык, һам башка шундый матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы бу сүз турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды, мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде.Шулай ук изгелек орлыкларын безнең күңелләргә салучы газиз кешеләребез – әнкәйләргә багышланган әсәрләр дә байтак яңгырады очрашуда.Уен-көлке, биюләр белән үрелеп барган кичәдә бүгенге көндә лаеклы булган шәһәрдәшләребез рәхәтләнеп күңел ачтылар, рухи ял алдылар.