Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тормыш - илаһи тылсым

     Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Гөлсинә Галимуллина иҗатына багышланган «Тормыш – илаһи тылсым» дип аталган әдәби - музыкаль очрашу узды.11китап авторы бик бәхетле язучы, китаплары укучылар тарафыннан  яратылып, чират торып укыла.Һәрбер әсәрендә яшәү, тормыш кануннары ачыла.Замана авырлыгын акыл белән кичергән, мәхәббәтне җилкән итеп, олы тормыш юлын узган язмышлар белән очраштыра.Файдалы киңәшләрен бирә.Очрашу барышында бирелгән сорауларга кызыклы тулы җаваплары, киңәшләре  белән тамашачыны үзенә җәлеп итте.2017 елда дөнья күргән “Ай күлгә сыенганда” повестенең прототиплары Түбән Камада яшиләр.Алар белән аралашып, серләшеп, күңелдә булган сорауларга автордан  төгәл җаваплар алып, Сабитова Саимә Әкрам кызы башкаруындагы җырлар дулкынында тирбәлеп, әдәби-музыкаль кичә  бик матур узды.Гөлсинә ханым очрашуга килгән тамашачыларга махсус бүләк тапшырды.Күңеле эчкерсез чиста,йөрәгеннән ихласлык бөркелеп торган Гөлсинә Наилевнага иҗат уңышлары телибез.