Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Күктән яуган яңгыр да бит Шигырьгә көй салып җырлый”:шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу

 

Әдәбият елында китапханәчеләр Түбән Камада яшәүче халыкны күбрәк язучылар белән очраштырырга ниятләде һәм ул ният уңышлы тормышка ашып бара. Китапханә кунаклары булып җирле каләм осталары гына түгел, ә Татарстанда иҗат итүче танылган һәм танылып кына баручы шагыйрьләр, прозаиклар килеп, чыгыш ясап үз иҗатлары белән якыннан таныштырып киттеләр. Барлыгы читтән килгән 16 язучы катнашында 7 очрашу узды.  Чараларга килеп китап сөючеләр белән аралашкан әһелләр арасында Шәмсия Җиһангирова (“Җидегән чишмә” кунагы), Разил Вәлиев, Факил Сафин, Фәнил Гыйләҗев,  Айгөл Әхмәтгалиева, Рамил Ханнанов, Марсель Галиев, Тукай шигырьләрен төрек теленә тәҗемә итүче Кутлу (“Казан утлары” журналы редколлегиясе белән очрашуда), Рәшит Башар, Әлфия Ситдыйкова (Хәниф Хөснуллинны искә алу кичәсе, шулай ук алар һәм Түбән Камада яшәп иҗат итүче Татарстан язучылар союзы әгъзалары белән “Әдәби мәйдан”да очрашулар), Фидаил Мәҗитов, Фирүзә Шәйхетдинова, Фәнсилә Шәйдүләтова, Булат Ибраһимов (“Мәйдан” журналында һәм Бөтендөнья Татар конгрессында эшләүче яшь язучылар белән очрашу).

Әлегә соңгы очрашу Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат һәм фән белән шөгелләнүче Рәзинә Мөхияр катнашында узды. Гаҗәеп сөйкемле, үзенә тартып тора торган шагыйрә! Яңгыр әкрен генә сибәләп ява башлавы да, көчәеп китүе дә сүздән шигырь тудыручы Рәзинә чыгышын һәм бәйнә-бәйнә шагыйрә иҗатының төрле тармакларын яктырта алучы һәм оста алып баручы Әнфисә Фәйзетдинованы бер кем дә кадырып китмәде. Зонтлар астында кереп чумган һәр кеше

“Көзләр җиткән икән, көзләр җиткән,

Күкләр елый инде илереп.

Сары яфрак аны ишетми дә,

Җырлый матур көйгә тилереп.

Табигатьтә сары яфрак исе,

Кузгата ул дөрләп яшәү хисе”,

- дигән юлларга мөкиббән китеп дөрләп яшәргә омтыла сыман. Һәм шагыйрә күзлеге аркылы яшәү мәгнәсен дә, кеше кадерен дә белергә, Аллахы Тәгаләдә генә кодрәт көче икәнен аңлый, таный башлый кебек.

Тугыз әдәби китап авторы Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхияр очрашуның истәлеге итеп Тукай китапханәсенә Татарстан китап нәшриятендә 2012 елда басылган “Асылыма кайтам” дигән китабын бүләк итеп калдырды һәм безне сөендереп өйенә Чаллыга кайткач чара тәэсирендә яңа шигырь язып аны да китапханәгә бүләк итеп җибәрде:

Сентябрьдә яфракларның
Иң купшысы, иң яктысы.
Аллы-гөлле гөлләмәләр...
Җанга күчә ут-ялкыны.

Түбән Кама. Тукай паркы...
Яше-карты шигырь тыңлый.
Күктән яуган яңгыр да бит
Шигырьгә көй салып җырлый.

Яңгыр ява тыпырдатып,
Йөрәкләрдә наз уятып.
Яңгыр-шигырь бергә ява,
Күңел-җанны кузгатып.