Центральная библиотека им. Г. Тукая

Галиҗәнап сүз остасы

Бүген Халыклар дуслыгы йортында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, Түбән Кама шәһәренең хөрмәтле каләм ияләрен чын күңелдән Бөтендөнья язучылар көне белән котлап, Әмирхан Еникинең 110 еллыгына карата әдәби уку оештырды. Әлеге чара − китапханәбезнең «Галиҗәнап сүз остасы» әдәби атнасының соңгысы. Шулай итеп, Башкортстанның Благовар районы үзәк китапханәсе үткәргән «Читаем Еники» регионара акциясендә катнашу әлеге очрашу белән тәмамланды. Барыгызга да зур рәхмәт! Алга таба да олуг әдип иҗаты белән кызыксынучылар кимемәс дигән теләктә калабыз.